«Сатурн-Урал» хуҗалыгы базасында уҗым культуралары орлыкларын җитештерү һәм ашлык амбарларын уңышны кабул итүгә әзерлек буенча семинар үтте. Анда авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм «ФГБУ Россельхозцентр» белгечләре катнашты. Авыл хуҗалыгы начальнигы Илнур Шамарданов хуҗалыкларны уҗым культуралары орлыкларын яңарту буенча активрак эшләргә, амбарларны уңыш кабул итүгә сыйфатлы итеп әзерләргә чакырды.
Авыл хуҗалыгы идарәсе.