Лениногорск ЗАГСында 400нче бала теркәлде

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә 400 нче бала теркәлде, дип хәбәр иттеләр ЗАГС бүлегеннән.Мария исемле кыз  Максим һәм Евгения Атласовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килде.ЗАГС бүлеге белгече Трошихина Елена Евгений кызы, баланың туу турындагы таныклык белән котлау открыткасы тапшырып, яшь әти-әнигә исәнлек- саулык теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International