Хәсәншиннар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Никахлашу сараенда Лениногорскида яшәүче Альберт Мөбарәкҗан улы белән Галина Федот кызы Хәсәншиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды.

Алар 30 ел бергә гомер итәләр. Тантанада шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рәфыйкова һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннегаләмова катнашты.

Шулай ук бу көнне Җиһангиров Хәлил Һадый улы белән Галия Расыйх кызы үзләренең “Рубин туйларын” билгеләп үтте. Алар 40 ел бергә гомер итәләр.

Бәйрәмгә кунак буларак,  2011-2017 елларда “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнгән гаиләләр чакырылган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International