Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә мәктәп укучылары белән очрашу узды

2018 елның 16 марты, җомга

Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге бинасында 15 март 2018 нче елның көнне гореф-гадәт буенча, мәктәп балалары белән очрашу булып узды. Чираттагы очрашуга шәһәребезнең 6  нче урта белем бирү мәктәбенең  10 нчы сыйныф укучылары килде. Монда гаилә байлыгы, андагы мөнәсәбәтләр һәм гаилә корыр алдыннан зур әзерлек кирәклеге турында әйтелде. ЗАГС бүлеге начальнигы Миннигалямова Елена Яков кызы укучыларны гражданлык хәле актлар теркәүнең тарихы белән, димографик күрсәткечләр белән таныштырды. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар һәм инде очрашу азагында кунаклар тантаналар уздырыла торган бүлмәләргә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International