Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Друк, хәрҗи комиссар Рөстәм Мисбахов, мәшгульлек үзәге вәкилләре, миграция буенча бүлек начальнигы Лилия Юнысова һәм башкалар катнашты.
Хәрби исәпкә кую һәм алуда хәрби комиссариат, миграция бүлегенең үзара хезмәттәшлеге турында хәрби комиссариатның бүлек начальнигы урынбасары Илмира Кәримова чыгыш ясады. Броньлаштыру буенча район комиссиясенең эш нәтиҗәләре турында Владимир Друк сөйләде, 2018 елга бурычлар билгеләде. Оешмалар арасында узачак конкурс турында мобилизация эше буенча район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчес Ирина Федорченко чыгыш ясады. Башка сораулар да каралды, тиешле карарлар кабул ителде.