Лениногорскилылар административ хокук бозу турындагы карарны электрон почта аша алырга мөмкин

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Хәзер 2 меңләп лениногорскилы һәм 130лап юридик зат юл иминлеге бозу турындагы административ карарны электрон почтасына ала.  Элек алар почта аша килә, еш кына тоткарлана иде.

Гариза бланкын госавтоинcпекциюягә мөрәҗәгать итеп тә алырга мөмкин. Физик затларга транспорт чарасын теркәү таныклыгының копиясе һәм ИНН кирәк. Юридик затларга юридик зат турында белешмә, транспорт чарасы турында белешмә кирәк.

Лениногорск муниципаль районы мэриясе матбугат хезмәте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International