Лениногорскида янгын чыккан

2018 елның 13 марты, сишәмбе

12 мартта төнге икедә була бу хәл. Янгын сүндерү бүлегенә шәһәрдәге Камышлинская урамында мунча януы турында хәбәр итәләр.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч, мунча түгел, ә өй януын күрәләр.  Өй тирәсеннән ярдәм сорап кычкырган тавышлар да ишетелми.

Күршеләре анда йорт хуҗасы – ир кеше булырга тиеш, диләр.  Тик соң була инде, ирнең үле гәүдәсен генә табалар, 30 кв. мертрлы өй дә янып бетә.

Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәбен ачыклау дәвам итә, дип хәбәр итте янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Андрей Галилеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International