Лениногорск “Җир сәгате” халыкара акциясенә кушылачак

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

24 мартта экологик, ресурсларны сакчыл файдалану һәм электр энергиясен саклау буенча иң зур “Җир Сәгате” акциясе уздырылачак. Россия Табигать министрлыгы әлеге акциядә катнашырга чакыра. Моның өчен сезгә бары тик 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр утны өзәргә, электр энергиясеннән эшләүче барлык җайланмаларны сүндерергә кирәк булачак.

Бу акциядә Татарстан актив катнашачак. Барлык хакимият органнарының,  предприятиеләрнең һәм оешмаларның житәкчеләре, шулай ук республика халкы бер сәгатькә биналарның, корылмаларның архитектура-декоратив яктырткычларын, торак йортлардагы утларны, гражданнарның яшәеш иминлеген тәэмин итүгә бәйләнмәгән электр җиһазларын сүндерәчәк, шулай ук электр энергиясеннән файдалануны киметүгә юнәлтелгән башка чараларга керешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International