Кадерле хатын-кызлар, гүзәл затлар

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Чын күңелдән сезне Халыкара 8 Март бәйрәме белән котлыйм. Язның әлеге якты бәйрәме гүзәл затларыбызга карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре белән тулган.

Элек-электән хатын-кыз тормыш, яктылык, илһам чыганагы булып торган. Алар йортта-өйдә иминлек учагын саклый, гаиләдә бәхет тудыра, үзен балалар сәламәтлеге, киләчәге өчен җаваплы итеп сизә.

Төрле һөнәр эшчәнлеге өлкәсендә сез алыштыргысыз хезмәткәр, җитештерү, икътисад һәм башка тармакларда осталыгыгызны күрсәтәсез. Без сезнең уңышларга шатланабыз, чын күңелдән горурланабыз.

Сугыш һәм тыл хезмәтчәннәре, ветераннарга – барлык өлкән буын әби-апаларга хөрмәтемне белдерәм, сезнең алда баш иябез. Район, республика, Ватан үсеше өчен зур өлеш керттегез.

Хөрмәтле хатын-кызлар! Тормышыгыз алга таба да шатлык-куанычлардан торсын, якыннарыгыз тарафыннан игътибар-хөрмәт тоеп яшәгез. Тыныч тормыш, исәнлек-саулык телим. Йөзегездә елмаю сүнмәсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International