Лениногорскиның мәшгульлек үзәге Мәгариф идарәсе белән берлектә, Мәдәният сараенда уку урыннары ярминкәсе үткәрде. Анда 9 белем бирү йорты катнашты, Лениногорскидан педколледж, политехник колледж, нефть техникумы, Бөлелмә һәм Әлмәт шәһәләре уку йортлары бар иде. Аның максаты - мәктәп укучыларына һөнәрләр һәм белгечлекләр турында мәгълүмат бирү иде.