Республика Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов килеп, яшь гаиләләр өчен тематик кабул итү уздырды. Анда район башлыгы урынбасары сергей Тимаков, РЦМП мөдире Регина Галимова, «ГЖФ при Президенте РТ» вәкиле – Олег Краснов һәм ана капиталы буенчабелгеч Н. Петрова катнашты.
Яшь әниләрне балалар бакчаларына абонент түләүнең күп булуы да, бала өчен нинди пособиеләр каралганы да кызыксындыра. Кабул итүдә хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшләүчеләр дә утырды. Шәһәрнең социаль яклау үзәгеннән килгән белгеч шушы елдан гаиләдә беренче булып туган бала өчен каралган пособие турында аңлатты. Бу әле яңа төр түләү, гамәлгә керде генә, барысына булмаска да мөмкин (гомуми керемнән исәпләнә). Бала туу турында таныклык, паспорт, гаилә әгъзаларының 12 айга булган керемнәре турында белешмәне алып, социаль яклау бүлегенең 17,18 кабинетларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, ди белгеч.