Лениногорск шәхси хуҗалыклары субсидия алу өчен гариза бирә ала? (Шартлары)

2018 елның 2 марты, җомга

1.Сөтчелек юнәлешендәге мини-ферма төзелешенә ярдәм итү.

Субсидия бирү шартлары:

- мини-ферманың төзелеп бетүе, яисә 50% әзер булуы кирәк;

- 2017 елның 1 гыйнварыннан шәхси хуҗалык булуы мөһим;

 - субсидия алганнан соң алты ай эчендә төзеп бетерү кирәк;

- биш ел эчендә терлекләрнең баш санын сакларга.

Субсидиянең күләме:

8 дән ким булмаган сыер өчен төзелүче мини-фермага – 200 мең сум;

5 ксыердан ким булмаганы өчен – 120 мең сум.

2.Тана һәм берне бозаулаган сыер алган чыгымнар өчен бирелә:

 Субсидия бер тапкыр, баш саныннан бирелә:

- тана һәм берне бозаулаган сыер өчен – 15 мең сум;

- нәселле тана һәм берне бозаулаган сыер өчен – 20 мең сум.

Субсидия күләме алган терлекләр бәясенең  50% нан артырга тиеш түгел. приобретенных животных.

Шартлары:

Терлекне авыл хуҗалыгы оешмаларыннан алырга (ЮЛ), аларның баш санын биш ел буене киметергә ярамый.

3. Сыерларга ветеринар тарафыннан профилактик чараларга тотылган чыгымнар өчен Субсидия 1 башка 300 сум күләмендә бирелә.

Субсидия алу буенча гаризалар кабул итү адресы: Лениногорск шәһәре, Гончаров урамы, 1нче йорт, 204 нче кабинет. Телефон:

 5-25-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International