Студентларның нефть белгечлеге буенча бөтенроссия олимпиадасы

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

28 февральдә нефть техникумында студентларның нефть белгечлеге буенча бөтенроссия олимпиадасы үтте. Анда Әлмәт, Бугуруслан, Ишимбай, Лениногорск, Оренбург, Отрадный, Нефтекамск, Уфа уку йортлары сттудентлары катнашты. Катнашучыларны Лениногорскнефть” идарәсенең сервис буенча начальник урынбасары Любецкий С.В. һәм Лениногорск нефть техникумы директоры  Врублевский И.С. сәламләде.

Олимпиада өч турдан торды: теоретик тестирование, мәсьәләләр чишү һәм практик биремнәр үтәү. Эш нәтиҗәләре буенча жюри шәхси һәм команда җиңүчеләрен билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International