Март бәйрәмнәрендә лениногорскилылар дүрт көн ял итәчәк

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Быел гыйнвар каникулындагы ял көнен җомгага - 9 мартка күчерделәр.

Март бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн ял итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне, Россия Хезмәт кодексы маддәсе нигезендә, эш көне булмаган бәйрәм көн санала.

Быел 8 март пәнҗешәмбегә туры килә. Моннан тыш, Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 6 гыйнвар, шимбә ялы җомгага, 9 мартка күчерелде.

Шул рәвешле, 2018 елда 8, 9, 10 һәм март көннәрендә ял итәчәкбез. Шулай ук 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International