Лениногорскилылар "Мәрхәмәтле йөрәктән изге эшләргә" игелек акциясенә кушыла ала

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә "Для добрых дел от любящих сердец" ТР ГХАТ идарәсе һәм Анжела Вавилова исемендәге Фонд,  берлектә иганәчелек акциясе уздыра. Кубларга җыелган акча Казан шәһәрендәге балалар хосписында авыр авыруга дучар булып, дәвалануга мохтаҗ булган республикабыздагы балаларга ярдәмгә күчерелә. Иганә җыю ирекле.  Бу Фондка Владимир һәм Марина Вавиловлар, кызлары Анжелага багышлап 2003 елда нигез сала. Аңа март аенда 15 ел. Барлык мөмкинлеге, теләге булганнарны һәм шушы авыр хәлне аңлаучыларны катнашырга чакырабыз. Ваемсыз булмыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International