Район башлыгы наркотикларга каршы комиссия утырышын үткәрде

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Бүген мэриянең актлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Наркотиклар һәм психотроп матдәләр әйләнешенә контрольлек итү өлкәсе  турында Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы Александр Мищихин чыгыш ясады. Ул аерым затларга суд тарафыннан кабул ителгән чаралар – наркоманиядән дәвалану, медицина һәм  социаль реабилитация үтү өчен күрелгән чаралар турында сөйләде. Бу теманы Әлмәт наркодиспансеры баш табибы урынбасары Марат Галимҗанов тулыландырды.

2018 елда Лениногорск муниципаль районында наркоманияне профилактикалау планы белән комиссия секретаре Марат Якупов таныштырды.

«Кызганыч, без профилактикалау белән соңга калгалыйбыз. Алдан күреп эш итәргә итәргә кирәк», - дип нәтиҗә ясады район башлыгы Рәгать Хөсәенов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International