Лениногорск трамплинчылары ил күләмендә танылды

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

21 - 26 февральдә шәһәрнең «Олимпия резервы” спорт мәктәбенә йөрүчеләр  Пермь краеның Чайковский шәһәрендә Россиянең спорт мәктәпләре арасында узучы кышкы спартакиадада катнаштылар.

Анда ил буенча барлык спорт мәктәпләре дә катнашты. Якташыбыз Данил Садреев чаңгыда трамплиннан сикерү буенча алтын медальгә лаек булды, ул 8нче мәктәптә укый, тренеры - Николай Герасимов. Егетләр арасындагы команда ярышларында составында Данил Садреев та булган Татарстан командасы дүртенче урын алды. Кызлар командасы алтынчы булды, анда Лениногорск  кызлары Надежда Кравцова (8нче мәктәп) һәм Аделина Ибраһимова (12нче лицей) катнашты.

Ике төр чаңгы ярышы буенча составында Булат Галимов (2нче мәктәп), Максим Бурлеев (7нче мәктәп), Алексей Ефимов (7нче мәктәп), Иван Горбачёв (7нче мәктәп) булган республика командасы 7нче урын алды. Ярышларның баш судьясы – шәһәребез “Олимпия резервы” спорт мәктәбе директоры Андрей Федорук булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International