Лениногорскида халык иҗаты фестивале үтте

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

21 февральдә Халыклар дуслыгы йорты һәм Мәдәният сарае халык иҗаты фестивале үткәрде. Ул Халыкара туган тел көненә багышланган иде. Анда 6,7,8 нче мәктәп укучылары, 11нче гимназия, 12нче лицей укучылары, берничә авыл мәктәбе укучылары, балалар иҗаты йортына, Мәдәният сараена йөрүчеләр катнашты. Төрле халыкларның шигырьләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International