Ватанны саклаучылар һәм Совет Армиясенә 100 ел тулу уңаеннан шәһәребездә бәйрәм чаралары үтте.
Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм Бөек Ватан сугыш ветераны Михаил Новиков җитәкчелегендә Мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды. Чарада ветераннар, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Мәдәният Сараенда бу дата уңаеннан бәйрәм концерты үтте.