23 февральдә 90-яшьлек юбилейларын сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Фәтхуллин Урал Фатыхович һәм Титова Мария Максимовна билгеләп үтте. Алар икесе дә «Лениногорскнефть» иддарәсендә эшләгәннәр.
Аларны район башлыгы Пәгать Хөсәенов, “Лениногорскнефть” идарәсенең ветераннар советты рәисе Миншакир Нуриев котлады, бүләкләр , Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырдылар.