Авыл яшьләре волейбол уйнады

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Бәйрәм көннәрендә авыл яшьләре арасында волейбол, хоккей буенча ярышлар узды, дип хәбәр итә Яшьләр эшләре, спорт идарәсе.

Шөгергә волейбол уйнарга 12 авыл килде. Беренче урынны Иске Иштирәк егетләре алды. Икенчедә – Кирлегәч, өченчедә – Иске Куак. Хоккей уенында 4 команда катнашты. Шөгер командасына тиңнәр булмый. Икенче урынны Куакбашлылар алды. Өченче урынга Зеленая Роща командасы лаек булды. Җиңүчеләргә кубок, медальләр, грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International