Шәһәрнең 66нчы янгын сүндерү частенә ДПС хезмәткәреннән ял көне, 24 февральдә кич белән шәһәрдә Октябрьская урамындагы йорт януы турында хәбәр килә.
Дежур караул хәбәр килгән урынга килә, анда аларны йорт хуҗасы каршы ала. Йорттан бик көчле төтен чыга торган булган, хуҗа әйтүенчә, эчке якта беркем дә юк. Йортның аш бүлмәсе һәм кунак бүлмәсе тулысынча янып бетә.
Янгын сүндерүчеләр лениногорскилыларны электр приборлары белән сак эш итәргә чакыра, мичләрне караучысыз калдырмаска куша.