«Батырлык атналыгы» акциясе кысаларында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре 11нче гимназиянең полиция классы укучылары өчен батырлык дәресе үткәрде. Ветераннар советы рәисе Николай Михайлович Юриков һәм ветеран Ногуманов Гәбдрашит Гәбдрауфович аларга совет милициясенең батырлык үрнәкләре турында сөйләде. Укучылар сораулар бирделәр.