Түбән Чыршылыда пенсиядә яшендә булганнар компьютерны өйрәнү буенча курсларны төгәллләделәр, дип хәбәр итә Пенсия фонды идарәсе.
Россия пенсионерлар союзы тарафыннан ярдәм күрсәтелүче программа буенча 15 кеше укыды.
Курслар мәктәптә узган. Түбән Чыршылалар менә икенче ел рәттән компьютер серләренә төшенә. Пенсия фонды авыл җирлегенә, аерым алганда җирлек башлыгы Нурия Хәйруллинага оештыру эшендәге эшчәнлек өчен рәхмәтен дә белдерә.