Лениногорскилылар Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Лениногорск делегациясе бүген Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Бөек Ватан сугышында Ватанны яклап һәлак булган хәрбиләрне искә алырга республиканың барлык муниципалитетларыннан да делегацияләр килде.

Безнең делегация 12 кешедән тора иде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, хәрби комиссар Рөстәм Мисбахов, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар бар иде.

- Безгә бүген җаваплы һәм мөһим бурыч йөкләнде. Бөек Ватан сугышында катнашканнарга мәңгелек дан, алар безнең йөрәкләрдә, - диде алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International