19 февральдә «Исток – Башлангыч» үзәгендә социаль-реабилитация бүлекчәсендә батырлык дәресе үтте. Ул Советлар Союзы Герое Зоя Космодемьянскаяга багышланган иде. Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар әңгәмәдә катнаштылар, бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алып, бер минут тын тордылар.