Күптән түгел политехник колледж спортзалында волейбол буенча шәһәр беренчелеге уеннары узды. Анда предприятие-оешмаларның хатын-кыз командалары катнашты.19 февральдә исә алар “Яшьлек” спорткомплексында җиңү өчен ярышты. Монда 8 команда катнашты.
Беренче урынны “Лениногорскгаз” командасы алды. Икенчедә – “Лениногорскнефть”, өченчедә – “Мәгариф идарәсе”, 4нче урынны – башкарма комитет алды. Бишенче урында – “Шифа компаниясе группасы”.
Алтынчыда – “ЛТС”, җиденчедә – “Водоканал”, сигезенче урында “ЦРБ” командасы.