Безнең "Олимпия резервы" спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Түбән Тагилда чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия Беренчелегендә җиңүләр яулады.Данил Садриев (8нче мәктәп) икенче урын алды, Александр Логинов (ЛНТ) өченче урында. Егетләрнең тренеры - Николай Герасимов.
Шулай ук анда Россия Кубогының 9,10 этаплары да узды. 9 этапта (трамплин К-90) Александр Логинов 12нче урында, Данил Садриев- 10, Максим Сергеев 7нче урында.
10 этапта (трамплин К-120) Данил Садриев 5нче, Максим Сергеев 2нче урынны алды.