14 февараль - Изге Валентин көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә 100 нче бала туу рәсми рәвештә теркәлде. Сафин Азат Харис улы белән Светлана Сергей кызы гаиләсендә бәхетле вакыйга - ир балалары дөньяга килде. Аңа Алмаз исемен дип куштылар. ГХАТ бүлеге белгече Давыдова Елена Юрий кызы, баланың туу турындагы таныклыгы тапшырып, яшь әти-әнигә исәнлек-саулык теләде. Кечкенә Алмазка нык сәламәтлек һәм якты киләчәк телибез!