Лениногорск катнаш көрәш буенча республика Беренчелеге һәм Чемпионатын кабул итте

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Шәһәрдә “Яшьлек” спорткомплексында катнаш көрәш (смешанное боевое единоборство) (ММА) буенча республика Беренчелеге һәм Чемпионатының тантаналы ачылышы булды.

Ярыш нәтиҗәсе буенча, иң көчлеләр республика җыелма командасына керәчәк һәм Идел буе федераль округы беренчелеге һәм Чемпионатында Татарстан данын яклаячак.

Республика Чемпионатында Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Урыссу һәм Лениногорскиның иң көчле көрәшчеләре, барлыгы 80 спортчы катнаша.

Катнаш көрәш бик нык бара икән. Рингта ике катнашучы чыга. Дөмбәсләшергә тотыналар.

Турнирның төп максаты -хәйриячелек. Аны оештыручылар авыру балаларга ярдәмгә игелек аукционы үткәрергә булган.

Тантаналы ачылышта район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков кунакларны, спортчыларны тәбрикләде, уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International