Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда музей хезмәткәрләренең семинары узды. Анда Әлмәт, Азнакай, Мактама, Миннебай, Елховодан хезмәттәшләре катнашты.
Лениногорск музее үрнәгендә, хезмәт тәҗрибәләре турында сөйләделәр, экспозицион-күргәзмә фонды белән таныштылар. Топографик описьларны тутыру нечкәлекләре турында мәгълүмат тупладылар.
Шулай ук уен программалары, музей дәресләре тәкъдим ителде.
Семинарда музей хезмәткәрләре экспозиция өчен бина, бүлмәләр җитешмәве турында да сөйләштеләр.