Семинар-уку үтте

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Нефть техникумының актлар залында  сайлау комиссиясе әгъзалары өчен семинар-уку узды.Анда Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Олег Сквордяков һәм Үзәк сайлау комиссиясе рәисе киңәшчесе Валентина Каменькова да катнашты.

- Быелгы сайлау процессы башка кампанияләрдән аерылып тора. Гражданнар сайлау көнне кайда булуларына карамастан,  тавышларын бирә алачаклар, - диде Олег Васильевич.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре белдерүенчә, төп игътибар “мобиль сайлаучы”ларга юнәлтелә. Вакытлыча ялда, командировкада булган яки теркәлү урыны буенча яшәмәүче кешеләргә үзләренә җайлы булган участокта сайлау мөмкинлеге тудырыла. 31 гыйнвардан теркәлгән адрес буенча сайлауга килә алмый торган сайлаучылардан гариза кабул итәләр инде. Безнең муниөипаль район халкына 12 мартка кадәр Тукай урамы, 7нче йорт буенча урнашкан күпфункцияле үзәктә яисә территориаль сайлау комиссиясендә, адресы: Кутузов урамы, 1нче йорт, 1нче кабинет гариза тутырырга мөмөкин. 25 февральдән 12 мартка хәтле теләсә-кайсы сайлау участогына мөрәҗәгать итә аласыз. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша тутырырга да мөмкин.

Укыту-семинар  барышында  презентация күрсәтелде, беркетмә белән эшләү һәм башка мөһим мәсьәләләргә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International