Яшүсмерләр арасында бокс буенча узган республика беренчелегендә шәһәрнең 3нче спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре катнашты, урын алды.
Казанда 2004-2005 елгылар арасында узган ярышларда безнең спортчылар: Динар Фәттахов, Егор Комбаров, Илназ Вилданов Давид Аветисян, Андрей Хәлимов, Роман Подпалов уңышлы чыгыш ясады. Кирилл Чатуров белән Владислав Лазарев үз үлчәү категориясендә өченче урынны алды, дип хәбәр итә спорт мәктәбе.