Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча республика беренчелеге үтте

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Трамплиннар комплексында чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы буенча ачык республика беренчелеге ярышлары үтте.

Ул якташыбыз, республиканың атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре Александр Звягинцевка багынланды. Ул күп еллар «Олимпия резервы» спорт мәктәбен җитәкләгән кеше. Мәктәптән төрле елларда Кышкы олимпия уеннары, Дөнья чемпианаты катнашучылары, бөтенроссия ярышлары җиңүчеләре чыкты.

Республика беренчелеге ярышларында Казан, Әлмәт һәм Лениногорск спортчылары катнашты. Ике төр чаңгы ярышы буенча, төрле яшьтәгеләр арасында призлы урыннар алучылар: Денис Вацков Денис (4 нче мәктәп), Артем Васильев (5нче мәктәп), Алексей Ефимов (7нче мәктәп), Андрей Окунев (педагогик колледж), Даниэль Васильев (5нче мәктәп), Алексей Перовский (12нче лицей).

Чаңгыда тамплиннан сикерү буенча 56 спортчы катнашты. Призлы урын алучы егет-кызлар: Даниил Рохлин (11нче гимназия), Денис Вацков (4нче мәктәп), Виталий Сардин ( 8нче мәктәп) Рафаэль Мөхәмәтвәлеев (8нче мәктәп), Алексей Ефимов (7нче мәктәп), Надежда Кравцова (8нче мәктәп), Аделина Ибраһимова ( 12 нче лицей), Руслан Әхмәтшин (6нчы мәктәп).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International