Лениногорскилының химчисткага баруы уңышсыз тәмамланган

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Шәһәребездә яшәүче бер ханымның химчисткада пальтосын бозып биргәннәр. Бу турыда ул дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлегенә хәбәр иткән.

Аның сүзләренә караганда, язгылыкка пальтосын чистартып алырга уйлап, аны химчисткага биргән  пальтосының ике размерга кечерәйгән булуы ачыкланган. Хатын акчасын кире кайтаруларын сораган, тик үзенә карата тискәре мөнәсәбәт белән очрашкач, хокукларын яклау өчен белгечкә мөрәҗәгать иткән. Россия “Кулланучылар хокукларын яклау турындагы” законның 5нче маддәсе буенча, кулланучылдан кабул ителгән әйбер өлешчә яисә тулысынча зарарланган очракта, эшне башкаручы аны өч көн эчендә шундый ук сыйфатлы материалга алыштырырга тиеш, дип алталар аңа.  Әгәр шундыйга алыштыра алмыйлар икән, зарарланган әйбернең икеләтә бәясен түли, шулай ук кулланучының чыгымнарын капларга тиеш булалар.

Гадәттә, химчистка нәкъ шундый әйберне бирә алмый.  Шуңа күрә әйбернең икеләтә бәясен кайтару турындагы таләпне шунда ук куярга кирәк. Әгәр бәясен күрсәткән чек булмаса, уртача базар бәясе турындагы нәтиҗәне экспертиза бюросы аша алырга мөмкин. Мөрәҗәгать иткән хатынга химчисткага бирү өчен дәвъва язарга ярдәм ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International