Сак булыгыз, алдарлар

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Шәһәрдәге бер кибет хуҗасына шалтыраткан берәү үзен салым инспекциясе хезмәткәре, дип таныштыра һәм исәп-хисап счетына тиз арада акча күчерергә кирәк булуын әйтә.

Ир кеше акча күчерергә ашыкмый, ә полициягә шалтырата. Җинаять эше кузгатылды, шалтыратучының шәхесен ачыклау буенча оператив-тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. Лениногорскилыларга сак булырга киңәш итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International