8 февральдә «Исток – Башлангыч» үзәгендә “Көмеш чор” волонтерлары концерт куйды. Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар бик яратып карап утырдылар. Чуашларның «Шура хурăн» һәм мордваларның «Эрзянка»фольлор ансамбльләре чыгыш ясады.