Ундүрт авыл җирлегендә җыеннар үтте инде. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Сергей Тимаков, район башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков, төрле хезмәт җитәкчеләре катнаша.
Авыл җирлеге башлыклары 2017 елда башкарылган эшләр турында хисап ясый. Аларда күбесенчә төзекләндерү, юллар ремонтлау, үзара салым, су белән тәэмин итү мәсьәләләре чагылыш таба.
Район башлыгы, нәтиҗә ясап, районның социаль-экономик үсеше, киләчәккә планнар турында сөйли. Аларда Рәгать Хөсәенов 2018 елның төп вакыйгасы – Россия Президенты сайлаулары турында исләренә төшерә.
Җыеннар тагын 10 авыл җирлегендә үтәчәк.