Лениногорск яшьләрен конкурста катнашырга чакыралар

2018 елның 9 феврале, җомга

Февральдә яшьләрнең иҗади инициативаларын тормышка ашырырга юнәлдерелгән бөтенроссия конкурсы старт алды, аның финанслау күләме 275 млн. сум.

Анда Россия гражданы булган 14 - 30 яшьлекләр катнаша ала, берничә номинация бар:

- нәфис сәнгать (рәссам, скульптор, сәнгать белгечләре, фоторәссамнар, оста куллылар, музей хезмәткәрләре, );

- әдәбият һәм тарих (язучы, шагыйрь, тәнкыйтьче, әдәбият белгече);

- архитектура, дизайн һәм урбанистика (промышленность өлкәсе дизайнеры, fashion-дизайнер, архитектор, иллюстратор, урбанист);

- театр һәм кино (актер, режиссер);

- музыка һәм хореография.

Заявкаларны җибәрү өчен электрон адрес: ais.fadm.gov.ru 2018 елның 1 мартына кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International