Лениногорскида быел беренче пар игезәкләр туды

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Бүген Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә чираттагы беренче пар игезәк балалар тууы рәсми рәвештә теркәлде. Игезәк балалар туу - бик сирәк була торган вакыйга. Столяров Даниил Евгений улы белән Ольга Юрий кызы гаиләсендә икеләтә бәхет. Аларның ике кыз балалары - Анна һәм Анастасия дөньяга килгән. Бу чын могҗиза һәм зур бәхет. Чын күңелдән бу гаиләгә тыныч тормыш һәм балалары һәрвакыт куандырып кына торуын телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International