Шахмат белән Мәскәү яулыйлар

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Шәһәрнең 2нче спорт мәктәбе шәкертләренә Мәскәүдә шахмат буенча узган Халыкара кубок ярышларында бәхет елмайды.

Ярышлар 9 көн дәвам итте. Moscow Open 2018 фестивале кысаларында узган ярышта безнең Ксения Николаева мәктәп укучылары арасында Кубок җиңүчесе булып танылды. Матвей Николаев бронза приз иясе булды. Турнир нәтиҗәсе буенча Ксения мәктәп укучылары арасында узачак Дөнья беренчелегендә катнашу хокукы алды, дип хәбәр итә 2нче спорт мәктәбе сайты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International