Лениногорскида "Снегоход - 2018" операциясе дәвам итә

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Район һәм шәһәрдәге “кар машиналарын тикшерү буенча рейдлар дәвам итә. 5 февральгә тупланган мәгълүматлар буенча, тикшерелгән ун машинаның өчесе  җитешсезлекләре булган килеш кулланылган, дип хәбәр итә Лениногорск буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илнур Галимов.

Шушы көннәрдә генә шәһәр кырыенда туктатылган кар машинасы хуҗасының да “гаебе” шактый булып чыккан. Беренчедән, кар машинасы тиешенчә теркәлмәгән, икенчедән, хуҗасының кар машинасын йөртүгә тиешле таныклыгы булмаган. Гостехнадзор һәм ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан берничә административ эш ачылып, аның нәтиҗәсе буларак, штрафлар салынган. Моңардан тыш, тоткарланган кеше транспорт чарасын йөртүдән читләштерелгән, кар машинасы штраф-тукталышка куелган.  Аңа машинасын алу өчен түләргә һәм төрле инстанцияләргә чабарга кирәк булачагын күз алдына китерүе дә кыен.

Әлеге юнәлеш буенча профилактика эше дәвам итә. «Снегоход» операциясендә берничә ведомство хезмәте катнаша, транспорт хуҗасына аларның һәрберсе белән эш итәргә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International