Татарстанның гидрометоролгия һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген кич һәм иртәгә көндез республикада һава шартларының кисәк начарлануы көтелә, дип хәбәр итә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте.
4 февральдә кич һәм 5 февральдә көндез җилнең секундына 25 метр тизлектә исүе, шулай ук җепшек кар, бозлы яңгыр явуы һәм буран көтелә. Урыны белә томан, бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал.