Лениногорсида Сталинград сугышы ветеранын хөрмәтләделәр

2018 елның 2 феврале, җомга

Шушы көннәрдә Сталинград сугышы ветераны Галимҗан абый Газимҗановны хөрмәтләделәр. Аның янына район   башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, шәһәр комиссары Рөстәм Мисбахов барды. Алар ветеранны Сталинград янындагы җиңүнең 75 еллыгы белән котлап, бүләк тапшырды,  озын гомер теләде.

Галимҗан абый Кирлегәчтә туган, бик күп еллар Мичурин авылында яшәгәннәр. Былтыр ел азагында 94 яшен тутырды ул.

Сугыш китергән газапларны бик яхшы хәтерли. Астрахань шәһәрендә элемтәчеләр курсын тәмамлагач, аны Сталинградка  җибәрәләр. Бер каты сугышта дошман ядрәсе Идел аша чыгучы азык-төлек төягән паромга тия. Анда 40 кеше, өч йөк машинасы һәм 24 ат була. Бу мәхшәр-газаптан 10 кеше генә исән кала, арада Галимҗан абый да була. Бер бәрелештә яралана, госпитальдән соң аны кабат Сталинградка җибәрәләр, 1943 ел була ул. Галимҗан абый анда сугышчан дусты сержант Беляевны югалта.

1942 елда фронтка киткән солдат туган ягына 1949 елда гына әйләнеп кайта. Сугыштан соң,  34 ел колхозда машина йөртүче булып эшли. Хәзер шәһәрдә яшиләр.

Тормыш иптәше Фатыйма апа белән биш кыз һәм ике ир бала тәрбияләп үстерәләр. Шушы көннәрдә Фатыйма Хәмәтвәлиевнага  да 90 яшь тулды.  67 ел бергә дус-тату яшәгән Газимҗановлар  баларының  күңел җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә гомер итәләр. Онык-оныкчыларга да  бай алар: 17 оныклары һәм 21 оныкчыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International