Лениногорскида катнаш көрәш (ММА) буенча республика Беренчелеге һәм Чемпионаты узачак

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

17-18 февральдә “Яшьлек” спорткомплексында катнаш көрәш (смешанное боевое единоборство) (ММА) буенча республика Беренчелеге һәм Чемпионаты уза, аның нәтиҗәсе буенча, иң көчлеләр республика җыелма командасына керәчәк һәм Идел буе федераль округы беренчелеге һәм Чемпионатында Татарстан данын яклаячак.

Республика Чемпионатында Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Байлар Сабасы, Урыссу һәм Лениногорскиның иң көчле көрәшчеләре катнашачак.

Сезне катнаш көрәш буенча республика Беренчелеге һәм Чемпионатында көтеп калабыз.

Үткәрү урыны:  “Яшьлек” спорткомплексы (СК “Юность”)   Лыжная ур, 25 йорт.

Керү ирекле. 12+

17 февральдә  беренчел көрәш сәгать 11.00 дә башлана, 14.00 - тантаналы ачылу.

18 февральдә  14.00 сәгать тамашачылар алдында  финал уеннары узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International