Татарстанлылар, шул исәптән лениногорскилылар да Россия Президентын сайлауларда үзе өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирә ала.
31 гыйнвардан сайлауга теркәлү урыны буенча килә алмаучы гражданнардан гаризалар кабул ителә башлады. Бу бер урында теркәлеп, икенче җирдә яшәүчеләргә, командировкаларга, ял итәргә китүчеләргә, кунакка баручы кешеләргә кагыла. Аларга шул урында сайлаучылар исемлегенә кертү хакында алдан гариза язарга кирәк. Моны шәхсән территориаль сайлау комиссияләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә һәм “Дәүләт хезмәтләре“ парталы аша онлайн эшләргә мөмкин.
31 гыйнвардан 12 мартка кадәр гаризаларны территориаль сайлау комиссияләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә һәм “Дәүләт хезмәтләре“ парталы аша онлайн эшләргә мөмкин.
25 февральдән 12 мартка чаклы гаризаны турыдан-туры территориаль сайлау комиссиясенә бирергә кирәк.
Лениногорск шәһәре территориясендәге сайлау комиссияләре һәм күпфункцияле үзәкләр адресы һәм эш графигы:
Территориаль сайлау комиссиясе (Лениногорск, Кутузов урамы, 1нче йорт, 1нче кабинет)
31 гыйнвардан 12 мартка кадәр
Эш көннәрендә -15.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр;
Бәйрәм һәм ял көннәрендә -08.00 - 13.00 сәгатькә кадәр.
Участок сайлау комиссияләре (УИК)
25 февральдән 12 мартка кадәр
Эш көннәрендә -15.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр;
Бәйрәм һәм ял көннәрендә -08.00 - 13.00 сәгатькә кадәр.
Күпфункцияле үзәк (МФЦ) (Лениногорск)
31 гыйнвардан 12 мартка кадәр
Понедельник, среда, пятница 8.00 - 17.00 сәгатькә кадәр;
Вторник, четверг 8.00 - 19.00 сәгатькә кадәр;
Суббота 8.00 -13.00 сәгатькә кадәр.