Үзәк китапханәдә «Мир заповедной природы» дигән “түгәрәк өстәл” үтте. Анда район башкарма комитетының экология һәм табигатьтән файдалану буенча даими комиссиясе рәисе Илья Мишин, «Степной» заказнигы дәүләт инспекторы Рафик Насретдинов һәм нефть техникумы студентлары катнашты. Китапханә хезмәткәрләре «Степной» заказнигының тарихы, флора һәм фаунасы турында сөйләде.