Рәшит Шиһап исемендәге татар халык театры 60 еллык юбилеен билгеләп үтте

2017 елның 27 октябре, җомга

Шәһәребезнең Мәдәният сараенда  Рәшит Шиһап исемендәге татар халык театры 60 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне төрле елларда театрда  уйнаган артистларга Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Халык театры үзенең яраткан тамашачыларына яшь язучы Алсинә Галимованың “Әни исе” дип аталган  өр-яңа спектаклен тәкъдим итте.

Премьерага автор үзе дә килгән иде. Алсинә Галимова тумышы белән Чирмешән районыннан. Сәхнәгә куелган пьесасын ул тугызынчы сыйныфта язган булган. Хәзер ул - Казан медицина колледжының 3 курс студенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International