Бүген шәһәрдәшебез Тыл хезмәтчәне, атказанган төзүче Лидия Ивановна Фёдоровага 90 яшь тулды.
Тумышы белән юбиляр Минзәлә районы Караназик авылыннан. Гаиләдә бишенче бала була. Сугыш башлангач дүрт абыйсын фронтка алалар, ә яшүсмер кыз Лиданы Казанга ФЗУга укырга җибәрәләр. Ул анда сварщиклыкка укый һәм юллама белән Уралмашзаводка эшкә эләгә. Шулай ук яшь кызга сугыш-сугыш арты елларында Кузбасста, кирпеч заводында эшләргә туры килә.
Безнең якларга Лидия Ивановна 1974 елда килеп эләгә. Шәһәрнең ЖБИ, Венгеркий заводларын төзүдә катнаша. 30 елдан артык төзүче булып эшли.
Хәзер Лидия әби лаеклы ялда. Балаларының, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яши.
Юбиләрны котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә рафикова, 11нче ТОСС рәисе урынбасары Лиана Габидулина килгән иде. Алар Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.