Лениногорскида күргәзмә эшли башлады

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

Туган якны өйрәнү музеенда 1917 елгы Октябрь революциясенең 100 еллыгына багышланган күргәзмә эшли башлады.

Ачылу тантанасында нефть техникумының тарихи клубы әгъзалары һәм 10нчы мәктәпнең юнармиячеләре катнашты. Алар архив документлары белән танышты, ул чорга хас шигырьләр иҗат итте. Күргәзмә 1 декабрьгә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International